Мәкальләр, әйтемнәр
* Рәхмәт кемгә дә рәхәт. * Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле. * Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма. * Кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. * Татлы тел аюны да биетә. * Теле татлының дусты күп. * Тыйнаклык кешене бизи. * Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар. *...
* Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
* Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
* Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
* Кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.
* Татлы тел аюны да биетә.
* Теле татлының дусты күп.
* Тыйнаклык кешене бизи.
* Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.
* Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.
* Өлкәннәргә хөрмәт – үзеңә дә хөрмәт.
* Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
* Әти-әни – чын дустым, дус-ишләрем – юлдашым.
* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач, үзе дә игелек күрмәс.
* Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
* Бердәм өйдә бәрәкәт була.
* Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.
* Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.
* Туган илем – туган өем.
* Иленнән аерылган – канаты каерылган