Ринат Мәннан шигырьләре
ТАТАРСТАН ФЛАГЫ Яшел төс – яшәү төсе ул Төсләр телендә, Яшәү рәхәт, яшәү имин Татар илендә. Татарстан илкәебез– Уртак анабыз. Яшел, ак һәм кызыл төстә Безнең флагыбыз! Ак төс – пакьлек, чисталык ул Төсләр телендә. Чиста уй, изге теләкләр Татар илендә. Кызыл төс – матурлык төсе Төсләр...
ТАТАРСТАН ФЛАГЫ
Яшел төс – яшәү төсе ул
Төсләр телендә,
Яшәү рәхәт, яшәү имин
Татар илендә.
Татарстан илкәебез–
Уртак анабыз.
Яшел, ак һәм кызыл төстә
Безнең флагыбыз!
Ак төс – пакьлек, чисталык ул
Төсләр телендә.
Чиста уй, изге теләкләр
Татар илендә.
Кызыл төс – матурлык төсе
Төсләр телендә.
Мәгърур халык, бөек халык
Татар илендә!
БЕЗНЕҢ ӨЕБЕЗ
Мин инде бәләкәй түгел,
Әниемә булышам.
Өебез чиста булсын дип,
Идәннәрне юышам.
Идән чиста булса гына,
Кызым, өй көлеп тора –
Ди миңа әнием һәрчак
Һәм башымнан сыпыра.
Бар минем нәни чиләгем,
Чүпрәгем дә минем бар,
Әниемә булышырга
Теләгем дә минем бар.
Көлеп тора, балкып тора
Безнең матур өебез.
Килегез безгә, дусларым,
Бергәләшеп биербез!
БАКЧАДА
Менә, кызым, бу – алмагач,
Әле алмасы ачы,
Бусы – чия. Ул да шулай –
Авызыңа алмачы.
Менә крыжовник үсә,
Болары – карлыганнар.
Пешеп җитмәгәннәр әле,
Шулай ук әче алар.
-Әй, бабаем, нигә болай:
Теге – әче, бу – ачы...
Үссен иде бакчабызда
Хет бер прәннек агачы!
ӘБИ КАБАК ҮСТЕРӘ
Бакчада үсә кабак,
Кояшка ята карап.
Әби шул уңган бигрәк,
Көн саен унар чиләк
Су сибә дә су сибә...
Бик зур кабак үстерә.
Оныгы аның Фәнис,
Кечкенәдән футболист!
Туп тибәргә ярата.
Башта өреп кабарта,
Ә аннары, аннары...
Бер тәрәзә калмады!
Бүген ялга өч айга
Кайтты әби-бабайга.
Кабак күрә түтәлдә,
Телсез кала бер мәлгә:
-Ай-яй ничек кабарган!
Көне буе өрә-өрә
Ничек әби армаган...
СУЫТКЫЧ
Суыткычны бик яратам.
Ничек, ди, яратмаска?!
Анда сөт, каймак, эремчек,
Анда сыр бар, колбаса.
Кәтлит, банан, алма, чия,
Йомыркалар да шактый...
Суык тотып, ул аларны
Бозылулардан саклый.
Суык ничек андакергән?
Эчендә хәтта кар-боз,
Термометр күрсәтсә дә,
Өебездә плюс утыз!
Сорадым мин абыемнан.
Ул аңлатты бик гади:
-Шуны да белмисең мени?
Суык күптән кереп калган,
Бозлык чорыннан ул, ди.
ЯРАТАМ
Мин Сарбайны яратам,
Калак белән ашатам.
Майлы тары боткасын
Йотмый гына карасын!
Сөт бирәм чынаяктан,
Ега-ега аяктан.
Ни белә Сарбай тагын?
Тешләрен чистартамын.
...Ышандыңмы, дустым? Хуш.
Тик Сарбаем минем – плюш!