Роберт Миңнуллин шигырьләре
Ак мизгел Яратам мин ап-ак төснеБөтен дөнья ап-ак төсле.Куяннар да ак тун кигәнКаеннар да ак туннан. Бүреккә дә, керфеккә дәБорынга да ак кунган.Биек булып, ап-ак булыпУрамга ак кар яуган. Көне буе шау-гөр килепШуабыз шул ак таудан. Ява карлар, яңа карлар… Ява карлар, яңа карлар – Кышның...
Ак мизгел
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
Ява карлар, яңа карлар…
Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
Ак кыш
Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…
Ап-ак була белә шулай
Безнең туган як кына.