Эремчек пилмәне
Савытка 3 стакан он салабыз, уртасына 2-3 аш калагы көнбагыш мае, 1 стакан кайнар суга 0.5 чәй калагы тоз салып болгатып он өстенә әкрен генә агыза-агыза онны әвәлибез. Камыр үзенә бер төрле формада хасил була, пластилин формасында. Аннан инде камырны җәеп, кисеп, эчлек (эремчек, йомырка, тоз,) салып кайнаган тозлы суда...
Савытка 3 стакан он салабыз, уртасына 2-3 аш калагы көнбагыш мае, 1 стакан кайнар суга 0.5 чәй калагы тоз салып болгатып он өстенә әкрен генә агыза-агыза онны әвәлибез. Камыр үзенә бер төрле формада хасил була, пластилин формасында. Аннан инде камырны җәеп, кисеп, эчлек (эремчек, йомырка, тоз,) салып кайнаган тозлы суда пешереп алабыз 4-5 минут. Судан алгач ак май белән майлыйбыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Рецепт авторы Мәрьям Миңнегулова.