Ятим төлке
Әкиятне сәхнәгә куючы татар теле тәрбиячеләре: Алсу Габдулла кызы Мансурова, Дилия Кәбир кызы Яхина. (Башкорт әкияте) Аю: Ууу. Менә яз да килеп җитте! Уянырга вакыт! - О, куян дус, син исәнме? Куян: Исән аю дус! Аю: Ничек кышны уздырдың? Куян: Бик авыр булды, төлкедән качып йөрдем! Бүре: Ох, ашыйсы килә, ябыгып...
Әкиятне сәхнәгә куючы татар теле тәрбиячеләре: Алсу Габдулла кызы Мансурова, Дилия Кәбир кызы Яхина.
(Башкорт әкияте)
Аю: Ууу. Менә яз да килеп җитте! Уянырга вакыт!
- О, куян дус, син исәнме?
Куян: Исән аю дус!
Аю: Ничек кышны уздырдың?
Куян: Бик авыр булды, төлкедән качып йөрдем!
Бүре: Ох, ашыйсы килә, ябыгып беттем!
Әтәч: Ку-ка-ре-ку! Булышыгыз, булышыгыз!
Аю: Тукта әтәч, нәрсә булды?
Әтәч: Абау, мин кайда?
Аю: Кайда, кайда урманда инде!
Куян: Син урманга ничек килеп җиттең?
Әтәч: Хуҗа миннән аш пешерәм диде. Уф көчкә очып киттем!!!
Бүре: Әйдә безнең белән яшә, безгә дә кыш көне авыр булды!
Бергә: Әйе, әйе бик авыр, салкын кыш!
Әтәч: Әйдәгез бергә яшибез, үзебезгә йорт төзибез, бергә җинелрәк булыр!
Куян: Дөрес әйтәсең!
Бергә: Вакытны әрәм итмик, әйдә өй төзи башлыйк!!!
Өй төзи башлыйлар (башкорт көе)
Бергә: Вакытны әрәм итмик, әйдә өй төзи башлыйк!!!
Аю: Уф, булдырдык!
Куян: Матур өй булды! Шәп!
Әтәч: Иптәшләр!!! Чәй эчәргә вакыт!!!
Чәй эчәләр.
Бүре: Ой, чәй тәмле, ә сөт булсаааа!!!
Әтәч: Әйдәгез сыер сатып алабыз?
Куян: Сыер?
Әтәч: Яхшы башың эшли!!! Сыер – ул сөт!
Бүре: Сыер – ит!
Аю: Сыер ул май!
Куян: Ох, яшәрбез!!!
Әтәч: Идея, иптәшләр!!!Сөттән май ясыйбыз да. Кыш көне тәмләп ашыйбыз!!!
Бергә: ӘЙЕ!!!
Әтәч: Куян, син өйдә каласың, чәй куеп безне көтәсең, ә без киттек базарга!
Барысы да китәләр, ә куян идән себереп бии.
Сыер алып кайталар!
Әтәч: Менә безнең сыерыбыз да бар.
Исем бирергә кирәк.
Әтәч: Бүре син сыерны көтүгә илтәсең!
Куян син сыерны савасың, ә
Син аю сөтне майга әйләндерәсең!
Әтәч: Ә, мин, иптәшләр, тикшереп торырмын!!!
Аю утын яра, куян сыер сава, бүре сыерга су бирә,
Сөтне салалар казанга, бергә болгаталар һәм май килеп чыга.
Аю: Охо, күпме май булды, ой, тәмле!
Куян: Ашап карарга ярыймы?
Әтәч: Юк, син нәрсә?(куянны тәпиенә суга)
Иптәшләр, кыш җиткәч ашап карарбыз!!! Сорамагыз да, беркем дә кагылмый!!!
Аю: Әлбәттә, тәртип кирәк!
Казанны сарайга алып китәләр.
Ишеккә шакыйлар.
Әтәч: Кем йөри инде бу вакытта?
Куян, бар әле тиз генә карап кил!
Төлке: Хәерле кич, исәнмесез дуслар!
Мин төлке. Ятим төлке, минем барыр җирем дә юк..... менә чүлмәк, ул да буш һәм тишек, зинһар өчен мине үзегезгә алыгыз!!!
Бүре: Әйе төлке, бер үзеңә яшәргә авыр!
Әтәч: Ярар, безнең белән яшә.
Билгеле иптәшләр, коллектив зур көч!!!
(һәрбер герой үз эше белән шөгыльләнә, төлке чәй ясаган вакытта әтәчне май алып киткәнен күреп ала)
Төлке: Аха, кызык хәл, әтәч майны сарайда саклый икән, мин май яратам, май ашыйсы киләәә, нишләргә микән, әәә уйлап таптым!!!
Аю: Төлке, ник басып торасың, мә себерке
Төлке себерә һәм кычкырып:
Төлке : Ятим төлке өйдәме?
Бергә: Өйдә!!!
Төлке: Төлкегә әйтегез әле, аны керпе кунакка чакыра.
Аю: Төлке, сине кунакка керпе чакыра.
Төлке: Яхшы, барып кайтырга кирәк!
(ә, үзе шул вакытта май ашый, ашап туйгач кайта)
Аю: Кар ява,
кыш җитте, май ашарга вакыт.
Куян: Әйе, вакыт, вакыт!
Әтәч: Менә хәзер вакыт, ИПТӘШЛӘР!!!
Әйдә, төлке, тиз генә майны алып кил...
Төлке: Мин...
Бергә: Син, син төлке...
Төлке китә сарайга һәм кычкырып буш казанны алып чыга.
Төлке: Май юк, казан буш...
Бергә: Ничек юк, кая май, коточкыч хәл....
Төлке: Бик кызганыч!
Әтәч: Бик кызык хәл бу, Иптәшләр!!!
Төлке: Тынычланыгыз, тынычланыгыз!!!
Йокларга ятырга кирәк, иртән белән барысын да белербез!
Хайваннар йокларга яталар, ә төлке йоклый алмый, уйланып ята.
Төлке: Нәрсә эшләдем мин?
Алар бит миңа яхшылык эшләделәр, майны кире кайтарырга кирәк!!!
Төлке май артыннан китә дә, ә әтәч күзәтеп тора.
Әтәч: Кикрикук, таптым, таптым, карак төлке!!!
Барыса да уяналар һәм кычкыралар:
Куян: Ах, төлке карак
Аю: ай, яй төлке безнен майны урлаган
Бүре: Ялганчы төлке, уууу
Әтәч: Эләктердем каракны, иптәшләр!!!
Төлке: Гафу итегез, мине дусларым....
Казан шәhәре Яңа-Савин районы “Катнаш
төркемле 380 нче номерлы балалар бакчасы”