Яңгыр. Шигырьләр җыелмасы.
Яңгыр ява Яңгыр ява! Яңгыр ява Шыбыр-шыбыр. Йөгереп чыга бала-чага, Ыбыр-чыбыр. Яшен яшьни, күкләр тетри Дөбер-шатыр! Курыкмыйлар, кулларында Зонтик-чатыр... Илдар Юзеев Яңгыр — Яңгыр, нигә явасың, Чәчләремә тамасың? Көне буе яварга Суны каян табасың? Вәсимә Хәйруллина Көзге яңгыр — Апа, безгә артыбыздан Шыбыр-шыбыр кем дәшә? — Кем дә дәшми, көзге...
Яңгыр ява
Яңгыр ява! Яңгыр ява
Шыбыр-шыбыр.
Йөгереп чыга бала-чага,
Ыбыр-чыбыр.
Яшен яшьни, күкләр тетри
Дөбер-шатыр!
Курыкмыйлар, кулларында
Зонтик-чатыр...
Илдар Юзеев
Яңгыр
— Яңгыр, нигә явасың,
Чәчләремә тамасың?
Көне буе яварга
Суны каян табасың?
Вәсимә Хәйруллина
Көзге яңгыр
— Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
— Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Мәрзия Фәйзуллина