Җәнлекләр нигә кыргый?
Борын-борын заманда йорт хайваннары белән кыргый хайваннар дус-тату яшәгәннәр. Эт белән песи, куян һәм аю, төлке вә бүре бер урман аланында уйнап үскәннәр, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, күмәкләп ашау ягын хәстәрләгәннәр, ди. Беркөн шулай алты дус ауга чыкканнар икән. Озак уйлап тормыйча, авылга юл тотканнар. Авыл башында зур матур йортка тап...
Борын-борын заманда йорт хайваннары белән кыргый хайваннар дус-тату яшәгәннәр. Эт белән песи, куян һәм аю, төлке вә бүре бер урман аланында уйнап үскәннәр, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, күмәкләп ашау ягын хәстәрләгәннәр, ди.
Беркөн шулай алты дус ауга чыкканнар икән. Озак уйлап тормыйча, авылга юл тотканнар. Авыл башында зур матур йортка тап булганнар болар. Йорт хуҗалары – әби белән бабай өйдән чыгып китүгә, җәнлекләр өйгә кергәннәр.
Песи белән эт йорттагы муллыкка, җылы һәм якты бүлмәләргә, өйдә таралган хуш искә таң калып катып калганнар. Аларга монда бик ошаган, кеше әйберенә кагылырга да кыенсынганнар, ди. Ә калган җәнлекләр шундук эшкә керешкәннәр – кайсы кая таралышып өйдән мал ташый башлаганнар.
Шулчак кәләпүшен оныткан бабай өйгә кайтып кергән һәм чакырылмаган кунакларны йорттан куа башлаган. Аю, бүре, төлке һәм куян өйдән “буш кул белән” чабып чыкканнар һәм урманга юнәлгәннәр.
Ә эт белән песи югалып калганнар, урыннарыннан да кузгала алмаганнар. Бабай аларның гаепсез икәнлеген аңлап, аларны үз янында калдырырга булган. Бабай артыннан килеп кергән әби дә бу җәнлекләрне бик яраткан, картының фикерен җөпләгән.
Шул көннән башлап эт белән песи йорт хайваннары булып саналганнар, ди. Эт йорт саклаган, песи чоландагы ак майны каравыллаган, имеш. Ә бүре, аю, куян һәм төлкеләр кыргый җәнлекләр булып урманда яши биргәннәр.
Лотфуллина Айсылу Газинур кызы -