Әминә Бикчәнтәева шигырьләре
Беренче адым Камил әле бик кечкенә, Үрмәләп йөри инде, Ә ёлкага бүген менә Ул тәпи-тәпи килде. Бүлмәсеннән залга хәтле Килде берүзе генә, Ул үзе дә бик куанды, Куандырды безне дә. — Әттәтә, әттәтә, Камил йөри башлаган, Яңа елны тәпи басып, Зур үсеп каршылаган. Туп-туп тубыбыз Туп-туп тубыбыз, Син...
Беренче адым
Камил әле бик кечкенә,
Үрмәләп йөри инде,
Ә ёлкага бүген менә
Ул тәпи-тәпи килде.
Бүлмәсеннән залга хәтле
Килде берүзе генә,
Ул үзе дә бик куанды,
Куандырды безне дә.
— Әттәтә, әттәтә,
Камил йөри башлаган,
Яңа елны тәпи басып,
Зур үсеп каршылаган.
Туп-туп тубыбыз
Туп-туп тубыбыз,
Син — безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Рөстәм, сиңа да бирәбез,
Әйдә, уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.