Әнәс Кари шигырьләре
Курчак Кичә Ләйлә көйсезләнеп Атып бәрде курчагын. Уйныйсы килгәч, ул аны Эзли башлады тагын. Әнисе әйтә аңарга: — Курчагың синнән бизгән, Ләйлә мине гел кыйный дип, Ул чыгып киткән бездән. Өстәл асларын карады, Шкаф артын капшады, Сандык яннары калмады, Тик курчагын тапмады. Тавык Кытаклап чыкты тавык Кытаклый ул мактанып. Нәрсәгә...
Курчак
Кичә Ләйлә көйсезләнеп
Атып бәрде курчагын.
Уйныйсы килгәч, ул аны
Эзли башлады тагын.
Әнисе әйтә аңарга:
— Курчагың синнән бизгән,
Ләйлә мине гел кыйный дип,
Ул чыгып киткән бездән.
Өстәл асларын карады,
Шкаф артын капшады,
Сандык яннары калмады,
Тик курчагын тапмады.
Тавык
Кытаклап чыкты тавык
Кытаклый ул мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки ул күкәй салган.
«Әби килеп алсын,— ди,
— Балалар куансын»,— ди.
Әнәс Кари