Өлгер
Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгердә кунакта булдым. Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар: – Балам, су алып кайтчы. Утын да кирәк икән. – Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй. – Бик яхшы, балам, күрми дә торам икән. Ә утының кайда соң? – Утынны мин,...
Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгердә кунакта булдым. Өлгер белән
аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар:
– Балам, су алып кайтчы. Утын да кирәк икән.
– Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.
– Бик яхшы, балам, күрми дә торам икән. Ә утының кайда соң?
– Утынны мин, әнкәй, мичкә тутырып куйдым инде.
– Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач,пальто төймәңне ныгытам.
– Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде, әнкәй.
– Менә рәхмәт, балам...
Өлгер белән без дус дигән идемме сезгә?
Дөрес. Шулай булгач, миңа да бөтен эштә Өлгер артыннан өлгерергә кирәк.
Идрис Туктар