Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 августа 2020 12:49

«Күрсәт әле, үскәнем»

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр  кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла: — Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? — Менә шулай, менә шулай,...

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр  кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

— Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.