Ак, димә, кара, димә...
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү. Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү...
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
-Синең күлмәгең нинди, акмы?
-Кызыл.
-Синең аягыңда туфлимы?
-Итекләр.
-Сөтнең төсе нинди? һ. б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:
«Ак», димә, «кара», димә,
Башыңны түбән имә.
«Әйе», димә, «юк», димә,
Көлмә, елмайма.
Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:
Әйе-юкны әйтмәскә,
Ак-карага тимәскә,
Өч миллион акчаң булса
Нишләр идең?
Фото: pixabay.com