28 августа 2020 13:16
Бармак уеннары
Бармак уенарында һәр бармакка исем кушыла. Чәнти бармак — баланың үз роле. * — Бармак, бармак, Кайда булдың? — Бу абый белән Урманга бардым. Бу абый белән Кырда йөгердем. Бу абый белән Ботка ашадым. Бу энем белән Җыр җырладым. * Олыга — утын ярырга, Ә сиңа — чыгып алырга, Уртага...
Бармак уенарында һәр бармакка исем
кушыла. Чәнти бармак — баланың үз роле.
* — Бармак, бармак,
Кайда булдың?
— Бу абый белән
Урманга бардым.
Бу абый белән
Кырда йөгердем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
* Олыга — утын ярырга,
Ә сиңа — чыгып алырга,
Уртага — мичкә ягарга,
Ә сиңа — казан асарга,
Чәнтигә — җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга.