Песием, песием
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә: Песи, песи, пес итәр, Ана песи сөт эчәр, Ана песи сөт эчкәндә, Ата песи күз кысар. Ал дигәндә алмасаң, Лап итәр дә шап итәр! «Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап...
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.
Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.