Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 августа 2022 06:41

«Хәвефсез хәрәкәт иленә сәяхәт» (зурлар төркеме)

Максат: Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү. Юл билгеләрен тануны, кайда кулланылган белүләрен камилләштерү. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Сәнгатьле сөйләм, җыр-бию күнекмәләрен камилләштерү. Балаларда бәйрәм кәефе булдыру. Әзерлек эше: Әңгәмәләр, урамда прогулкалар, җәяүлеләрне һәм төрле транспорт чараларын күзәтү, ЮЙК буенча шигырьләр, хикәяләр уку, кроссвордлар, табышмаклар...

Максат:

Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү.

Юл билгеләрен тануны, кайда кулланылган белүләрен камилләштерү.

Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

Сәнгатьле сөйләм, җыр-бию күнекмәләрен камилләштерү.

Балаларда бәйрәм кәефе булдыру.

Әзерлек эше:

Әңгәмәләр, урамда прогулкалар, җәяүлеләрне һәм төрле транспорт чараларын күзәтү, ЮЙК буенча шигырьләр, хикәяләр уку, кроссвордлар, табышмаклар чишү, өстәл уеннары белән эшләү; ЮЙК кабинетында эшләү.

Җиһазлау:

Кызыл, сары, яшел төстәге шарлар, кисәкләнгән юл билгеләре рәсемнәре, йолдызлар, ясалган аяк эзләре, ярышның исеме язылган хәрефләр җыелмасы, күрсәтү таягы, эмблемалар.

Үткәрү урыны:

Автокласс (ЮЙК кабинеты).

Материал:

С.М. Җиһаншина, Т.Ә.Шәрәфетдинова «Уткүзкәй» (мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча методик кулланма), 2009 нчы ел.

Г.А.Галеева, С.М. Гаффарова, З.Л. Ишниязова, Р.Ш. Ахмадиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы» ( Методик күрсәтмәләр), 2010 нчы ел.

К.В.Закирова «Күңел ачыйк бергәләп», 2003 нче ел (Бәйрәм иртәләре сценарийлары) , 295–297 нче битләр.

ТСО

Магнитафон, караоке (диск «Нәни йөрәккә зур бүләк»).

Ярышның барышы

1 нче тәрбияче:

Исәнмесез, кадерле кунаклар!

2 нче тәрбияче:

Исәнмесез, ярышта катнашучылар!

1 нче тәрбияче:

Кадерле балалар! Әйдәгез, бергәләп безгә кунак булып килгән апа-абыйлар белән исәнләшик әле!

(Балалар кунакларны сәламлиләр.)

2 нче тәрбияче:

Юл йөрү кагыйдәләре ( ЮЙК) буенча бүгенге дәресебез автокласста (ЮЙК кабинетында) үтәчәк. Сез ике төркемгә бүлендегез.

1 нче төркем – «Светофор» (Адилә, Эльвина, Адель, Даниил, Толик, Дима).

2 нче төркем – «Зебра» (Инсаф, Руслан, Резеда, Бахтияр, Лиза, Зарина).

(Командаларның үз-үзләре белән таныштыруы)

I Әңгәмә.

1 нче тәрбияче:

Без бүген монда ни өчен җыелдык?

Балалар:

Ярышыр өчен.

2 нче тәрбияче:

Әйе, дөрес. Безнең ярышның исеме «Хәвефсез хәрәкәт иленә сәяхәт» дип атала. Сезгә ярышта бик тырыш, тапкыр, игътибарлы булырга кирәк.

1 нче тәрбияче:

Ә хәзер командаларга бирелгән өй эшен тикшереп үтик. Һәр ике команда да бер-берсен сәламләргә тиеш. (Командалар бер-берсен сәламлиләр.)

1 нче команда:

Бүген монда ишетелер

Төрле тапкыр җаваплар.

Уеныбызны башлыйбыз:
Исәнмесез, кунаклар!

2 нче команда:

Юлда булсаң, бул өлгер,      

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен

Юл кагыйдәләрен нык бел.

2 нче тәрбияче:

Бик яхшы.

Балалар, бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез иптәшегездән килгән җылылыкны тоясызмы? Кысыбрак тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез. Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Ничек рәхәт булып китте. Молодцы! Ә хәзер өйгә бирелгән музыкаль сәламләүне дә тыңлап үтик.

II Төп момент.

Ә хәзер беренче биремгә күчәбез.

Беренче бирем «Хата кайда?»

Максат:

Иң хәвефсез маршрут буенча бару өчен план-схеманы файдалану күнекмәсен булдыру.

Җиһазлау:

Фломастерлар (кара, кызыл), күрсәтү таягы.

Бурыч – фломастерлар ярдәмендә ЮЙК бозу очракларына булган мисалларны түгәрәккә алу һәм ни өчен түгәрәккә алынуны аңлату.

1 нче тәрбияче:

Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Юл йөрү кагыйдәләрен урамда үтәргә кирәкме? Молодцы!

2 нче тәрбияче:

Ә хәзер уенның икенче биременә күчәбез. Икенче бирем «Иң яхшы машина йөртүче» (капитаннар ярышы).

(Тактада бирелгән рәсем буенча ЮЙК кулланып, аңлатма ярдәмендә ситуацияләрдән дөрес чыгуны билгеләү.)

Кем дөрес һәм төгәл биремне үти, шул капитан җиңүче була.

Әгәр дә иптәшегез хата җибәрсә, я дөрес эшләмәсә, сез:

Командаларга:

җавап дөрес булса, кул чабасыз;

хата китсә, аяк тыпырдатасыз.

Бик яхшы, булдырдыгыз. Сездән киләчәктә «Иң яхшы машина йөртүче» чыгачак.

2 нче тәрбияче:

Алдагы биремгә күчәбез. Ул «Юл билгеләрен дөрес куй» дип атала.

Биремне аңлатам, игътибар белән тыңлагыз.

Командалар бергәләп өстәлдә шәһәр төзергә тиеш. Барлык кирәкле материал өстәл өстендә. (Ике команда бергә өстәл өстендә шәһәр төзиләр, юл билгеләрен куялар, машиналарны урнаштыралар.)

Булдырдыгыз!

Ә хәзер һәр уйнаучы үзе куйган билгене ни өчен куйганын аңлатырга тиеш.

(Хата китсә, төзәтелә, аңлатыла.)

2 нче тәрбияче:

Алдагы биремгә күчәбез. Ул уенлы бирем «Светофорның тәрәзәчекләрен буя» дип атала.

Балалар паласта алдан әзерләп куелган светофор тәрәзәчекләрен традицион булмаган алым ярдәмендә (губкалар белән) буйыйлар.

Отгадаем загадку:

Вдоль дороги друг стоит,

Что нам делать говорит.

Вместо слов зимой и летом

Светит нам он разным цветом?

(Светофор)

Давайте вспомним цвета светофора:

Как прекрасен красный цвет,

Но вперед дороги нет!

Подожди, не торопись,

И зеленый свет дождись!

Влево, вправо посмотри,

Нет машин – переходи!

III Йомгаклау.

1 нче тәрбияче:

Менә безнең уен тәмам. Һәр команда үзенең тапкырлыгын, зирәклеген күрсәтте.

Уенга йомгак ясала. «Иң яхшы ЮЙК белүче» исеменә ____________командасы лаек дип табылды.

Икенче командага да тырыш, җитез булганы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Ике команда да бүләкләүгә лаек.

«Танец с лентами» ( «Дорога к солнцу»).

2 нче тәрбияче:

Кызыл, сары ут янганда,

Сак булыгыз балалар!

Хәвеф-хәтәр булмасын дип,

Сезне кисәтә алар.

1 нче тәрбияче:

Без көн дә юл йөрибез, сәфәр чыгабыз. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, ЮЙК истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.

Белгән нәрсәбезне онытмыйк. Кулланма итеп алыйк.

– Юлыбызга ак җәймә, – дип,

Бергә-бергә кузгалыйк.

Без сезнең белән саубуллашмыйбыз, бары тик «Киләсе очрашуларга кадәр!» дип кенә әйтәбез.

(Балалар паровоз формасында тезелеп чыгып китәләр.)

Шәрәфетдинова Лилия Рәис кызы,

Питрәч районы «Каенкай» балалар бакчасының

югары квалификацияле тәрбиячесе.