Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 апреля 2020 09:37

Каен суы шифасы (КИҢӘШЛӘР)

Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас. Гипертоникларга каен суын ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә көнгә ике мәртәбә эчәргә кирәк....

Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә.

Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас.

Гипертоникларга каен суын ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә көнгә ике мәртәбә эчәргә кирәк. Кан тамырлары киңәеп, аяк балтырында трофик җәрәхәтләр пәйда булганда каен суын бергә-ике нисбәтендә су белән сыеклап, ашарга ярты сәгать кала көнгә өч мәртәбә эчү файдалы.

Әлеге дәвалау курсын үтүчеләргә, каен суы белән беррәттән, иртәле-кичле берәр стакан җылы сөт эчеп кую җиңеллек китерә.

Каен суы гипотоникларга да, гипертоникларга да килешә.

Канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта.