Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 апреля 2020 11:06

Кайчан нормаль тормышка әйләнеп кайтырбыз?

Медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Альштейн Русиядә үзизоляция режимы тәмамланганнан соң русиялеләрнең тормышын күзаллаган.  Ул НСН ка интервью биргәндә үзенең фаразларын сөйләп үткән. Үзизоляцияне тәмамлау турындагы карарны галимнәр түгел, медицина-биологик, шулай ук илдәге икътисади һәм сәяси хәлгә нигезләнеп сәясәтчеләр кабул итә, дигән ул. Әлеге вакытта Русиядә 30 апрельгә кадәр үзизоляция...

Медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Альштейн Русиядә үзизоляция режимы тәмамланганнан соң русиялеләрнең тормышын күзаллаган. 

Ул НСН ка интервью биргәндә үзенең фаразларын сөйләп үткән.

Үзизоляцияне тәмамлау турындагы карарны галимнәр түгел, медицина-биологик, шулай ук илдәге икътисади һәм сәяси хәлгә нигезләнеп сәясәтчеләр кабул итә, дигән ул. Әлеге вакытта Русиядә 30 апрельгә кадәр үзизоляция режимы кертелде. Бу вакытка ике зур инкубация вакыты үтә һәм кертелгән режимның никадәр нәтиҗәле булуы күренәчәк.

“Режимны тиз генә туктатмаячаклар, без аңардан акрын гына темплар белән чыгачакбыз”, - ди белгеч. “Койрыклар” калачак. Аерым категория кешеләр өчен үзиоляция режимы калачак. Нормаль тормышка кискен генә әйләнеп кайтмаячакбыз.

12 апрельдә Русиянең вице-премьеры Татьяна Голикова, әгәр Русиядә коронавирус каршылыкларсыз, әйбәт кенә үтеп китсә, чикләү чараларын тулысынча җәйгә алып ташлап, нормаль тормышка әйләнеп кайтачакбыз, дип белдерде.

Русия бүгенге көндә дөньяда коронавирус белән чирләүчеләр буенча 16 нчы урында тора.

                                                                                   

   Чыганак: lenta.ru/news

                                                                                       Фото: tvzvezda.ru