Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 сентября 2022 06:29

Календула

Календула – сары һәм кызгылт-сары төстәге зур булмаган чәчәк. Кыргый табигатьтә ул диңгез буйларында, якты һәм дымлы урыннарда үсә. Аны Якын Көнчыгышта, Европаның Көньяк өлешендә очратырга мөмкин. Борынгы риваять буенча, календула Кояш кесәсеннән җиргә төшкән алтын тәнкәдән үсеп чыккан. Бу чәчәкнең атамасы латин теленнән “нәни календарь” дип тәрҗемә ителә. Календула...

Календула – сары һәм кызгылт-сары төстәге зур булмаган чәчәк. Кыргый табигатьтә ул диңгез буйларында, якты һәм дымлы урыннарда үсә. Аны Якын Көнчыгышта, Европаның Көньяк өлешендә очратырга мөмкин.

Борынгы риваять буенча, календула Кояш кесәсеннән җиргә төшкән алтын тәнкәдән үсеп чыккан. Бу чәчәкнең атамасы латин теленнән “нәни календарь” дип тәрҗемә ителә. Календула безгә көннең озынлыгын билгеләргә ярдәм итә. Ул кояшның беренче нурлары белән ачыла, ә кояш баер алдыннан таҗларын яба, йомыла.

Календуланың чәчәк ату чоры бик озын. Ул җәй башыннан көз ахырына кадәр дәвам итә. Шуңа күрә безнең илдә кешеләр аны бакчаларында бик яратып үстерә. Ул – бакчаның чып-чын бизәге! Ә тагын календула үзе янында үсеп утырган башка үсемлекләрне, җиләк-җимешләрне зарарлы бөҗәкләрдән – бигрәк тә колорадо коңгызыннан саклый. Бу бөҗәк аның исен яратмый. Ә менә бал кортлары киресенчә календула исен үз итә. Шуңа күрә кешеләр, бал кортларын җәлеп итү өчен, бу чәчәкне парник-теплицаларга да утырта.

Син беләсеңме, календуланы ашап та була икән! Ул аш, ит, балык ризыклары, салатлар һәм татлы тортлар һәм печеньелар әзерләгәндә кулланыла. Календуланы кайнатмаларга салалар, кыяр тозлаганда файдаланалар. Шулай ук бу чәчәктән азык буяулары да ясыйлар.

Шулай да календуланың иң зур әһәмияте – аның дәвалау сыйфатлары. Ул тәндәге яраларны терелтә, тынычландыра. Салкын тигәндә, тамак авыртуын бетерә.