Резеда Вәлиева «Минем дусларым»
Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы, шагыйрә Резеда апа Тәфкәлүн кызы Вәлиева безнең арабыздан китте. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык...
Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы, шагыйрә Резеда апа Тәфкәлүн кызы Вәлиева безнең арабыздан китте.
«Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын. Резеда апаның кыйбласын “Салават күпере” журналы укучылары да, тәрбиячеләр, укытучылар да әләм кебек кулдан төшерми, тап тидерми сакларлар һәм шул юлдан атларлар. Бик күп санлы китаплары, матур теләкләре һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр.
Кәләпүшем, кәләпүш
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем.
— Менә шушындый була ул —
Татар малае! — дидем.
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .
Чиккә н кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән.
Инде җырлый да беләм мин,
Инде бии дә беләм.
Сәхнәләрнең түрендә мин
Кәләпүшкәем белән.
Әнием дә бик сөенде,
Кочаклап алып сөйде.
Котлы булсын кәләпүшең,
Бигрәк килешә, диде!
Кәләпүшем, кәләпүш,
Укалыдыр читләре.
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле!
Энҗе-мәрҗән калфагым…
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә,
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә,
Сәхнәләргә чыгып лсырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул —
Татар кызы, дисеннәр.
Резеда Вәлиева
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.
Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.
Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә. Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Минем дусларым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 16 б. – 25000 д. Бака белән маймыл турында әкият: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 16 б. – 24000 д. Канатлы җайдак: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б. – 10000 д. Якты йолдызым: шигырьләр һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 72 б. – 8000 д. Зәңгәр иртә: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 240 б. – 10000 д. Якты яр: повесть, хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 200 б. – 13000 д. Ялгыз аккош: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 224 б. – 10000 д. Дәү әнигә барабыз: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 110 б. – 20000 д. Китмә, сөю!: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 256 б. – 5000 д. Нәниләр китабы: бакча балалары өчен шигырьләр, әкиятләр, җырлы-биюле уеннар, сценарийлар, табышмаклар, җырлар. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 135 б. – 2000 д. Мыраубикә малае: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 126 б. – 3000 д. Ак песи: әкиятләр. – Казан: Раннур, 2000. – 48 б. – 100000 д. Зәңгәр алан әкияте. – Казан: Раннур, 2000. – 64 б. – 50000 д. Күңелем гөлләре: шигырьләр, җырлар, поэмалар (сайланма әсәрләр). – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 416 б. – 3000 д. Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 655 б. – 3000 д. Якты Ярда калган балачак: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 296 б. – 3000 д. Мактанчык Кот-Кот: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 62 б. – 3000 д. Сүрелмәс җырым син: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 271 б. – 4000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА Ихсанова Л. Яңа китап – сөенеч // Шәһри Казан. – 1994. – 30 дек. Әхмәтҗанов М. Куштирәкле туган җир җылысы // Мәдәни җомга. – 2000. – 28 апр. Рәшит Ә. Тәгәри китте йомгагым... // Шәһри Казан. – 2003. – 11 дек. Минһаҗева Л. Бәхетле иҗат иясе // Казан утлары. – 2004. – № 10. – 163–165 б. Әхмәтова-Урманче Ф. Дөньяга тәрәзә ача // Шәһри Казан. – 2005. –29 апр.