Синоптиклар һава шартларының кискен начарлануы хакында кисәтә
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы хакында кисәтә. Иртәгә, ягъни 5 июнь көнне республика территориясендә яшеннәр һәм тизлеге 15-20 м/с җиткән (Казанда 18 м/с) көчле җил, төнлә һәм иртән көчле яңгырлар көтелә. Реклама Фаразлар буенча, көндез һава алмашынучан болытлы булачак. Республиканың көньяк өлешендә яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә һава 12-17 градус,...
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы хакында кисәтә.
Иртәгә, ягъни 5 июнь көнне республика территориясендә яшеннәр һәм тизлеге 15-20 м/с җиткән (Казанда 18 м/с) көчле җил, төнлә һәм иртән көчле яңгырлар көтелә. Реклама Фаразлар буенча, көндез һава алмашынучан болытлы булачак. Республиканың көньяк өлешендә яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә һава 12-17 градус, көндез 16-21 градуска кадәр җылыначак.
Фото: pixabay.com