Җиләк-җимешләр турында табышмаклар
“Алма!” – дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? (Алма) *** Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) *** Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым. (Җир җиләге) ***...
“Алма!” – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар?
(Алма)
***
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.
(Алма)
***
Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек;
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.
(Чия)
***
Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер.
(Кура җиләге)
***
Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.
(Җир җиләге)
***
Үлән араларында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә, ал мине өзеп.
(Җиләк)
***
Кызыл бүкәй, ак чүкәй.
(Кура җиләге)
***
Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.
(Карбыз)
***
Тышы таш, эче боз.
Тәрәзә-ишек куймаган, эчен кемдер буяган.
(Карбыз)