Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 сентября 2022 06:41

Үрмәкүч

Бүгенге мәкаләнең героен бик күбегез беләдер. Арагызда аны яратмаучылар, куркып качучылар да бардыр әле. Ни булыр икән бу, дисезме? Каршы алыгыз, бу – үрмәкүч! Үрмәкүч – бик үзенчәлекле хайван. Әйе-әйе, ул бөҗәк түгел, ә кысла, креветка, чаян кебек, БУЫНТЫГАЯКЛЫЛАР гаиләсенә керүче хайван. Бөҗәкләр белән бутамас өчен, бу җан иясенең тәпиләрен...

Бүгенге мәкаләнең героен бик күбегез беләдер. Арагызда аны яратмаучылар, куркып качучылар да бардыр әле. Ни булыр икән бу, дисезме? Каршы алыгыз, бу – үрмәкүч!

Үрмәкүч – бик үзенчәлекле хайван. Әйе-әйе, ул бөҗәк түгел, ә кысла, креветка, чаян кебек, БУЫНТЫГАЯКЛЫЛАР гаиләсенә керүче хайван. Бөҗәкләр белән бутамас өчен, бу җан иясенең тәпиләрен санап карарга кирәк. Бөҗәкләрдә алар алтау, ә үрмәкүчтә сигез.

Үрмәкүчнең, бөҗәкләрнеке сыман, мыеклары юк, ә менә күзләре алты яисә сигез. Алар парлы булып башының ян-якларында урнашкан. Шуңа күрә ул, башын бормыйча да, артында ни булганын күрә ала. Ә үрмәкүчнең колаклары кайда соң? Алар юк. Шулай да бу хайван тирә-яктагы тавышларны тәпиләрендәге махсус чәч бөртекләре ярдәмендә ишетә.

Үрмәкүч карлы-бозлы Антарктидадан кала бар җирдә очрый. Ул – ерткыч хайван. Нигездә чебен, черки, көя күбәләге, конгыз, күбәләк корты, шөпшә һәм чикерткәләр белән туклана, сирәгрәк агач яфраклары, чәчәкләрдәге серкә һәм нектар ашый.

Корбаннарын үзе үк бәйләгән пәрәвез ярдәмендә аулый. Пәрәвез нечкә, җиңел һәм бик ябышучан була. Бөҗәкләр аңа эләгә һәм ябышып кала.

Син беләсеңме, пәрәвез шулкадәр нык! Ул карандаш калынлыгы булса, аның белән зур бер очкычны туктатып булыр иде. Галимнәр күпме тырышсалар да, пәрәвездәй нык тукыма уйлап таба алмыйлар.

Пәрәвез үрмәкүчкә хәрәкәтләнү чарасы буларак та кирәк. Көз көне пәрәвезләренә тотынып очып йөргән үрмәкүчләрне очратырга мөмкин. Шулай итеп яңа туган үрмәкүчләр дөнья буйлап тарала.

Пәрәвездә ана үрмәкүч күкәй сала, ашый һәм йоклый. Пәрәвезне ул корсагында урнашкан махсус бизләрдән чыгара. Башта алардан җилемгә охшаган сыекча чыга, соңыннан ул, сузылып, һавада катып кала.

Көз көне үрмәкүчләр агач кайрылары, агач төпләрендәге ярыкларга керә һәм язга кадәр йокыга тала.

Үрмәкүч уртача зурлыктагы пәрәвезне бер сәгать, зур пәрәвезне ике сәгать эчендә үреп бетерә. Пәрәвез 4 тапкыр озынрак булып сузыла ала. Кешеләр үрмәкүчнең пәрәвез үрүе белән һава торышы арасында бәйләнеш булуын сизеп алган. Һава торышы бозылып, яңгыр явасы булса, үрмәкүч пәрәвез үреп тормый. Ә үрмәкүч яңа пәрәвез үрә яисә искесен төзәтә икән, димәк, көннәр коры һәм кояшлы булачак!