Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 ноября 2023 07:38

12 ноябрь – Песнәкләр көне.

Песнәкләр – бик кечкенә, хәрәкәтчән кошлар.

Алар ояларда, агач куышлыкларында яши. Песнәкләрнең томшыклары көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Алар көнбагыш, төрле ярма, сөяктә калган итне бик яратып ашыйлар. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән табигатькә карата игътибарлы, сакчыл караш, нәни дусларыбызга карата кайгыртучанлык тәрбияләү бик әһәмиятле. Аларны ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куярга кирәк. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошларга карата игътибарлы булсак иде!