24 гыйнвар - Халыкара эскимо көне
Бүген, 24 гыйнвар, Халыкара эскимо көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн эскимо туңдырмасының рәсми патент алу көне булып санала. 1922 елның нәкъ 24 гыйнварында Христиан Нельсон шоколадлы глазурьлы туңдырмага патент алган.
Эскимо тарихы һәм үзенчәлекләре
- Эскимо — таяктагы, шоколад белән капланган туңдырма.
- Беренче эскимо таяксыз булган, таяк куллану 15 елдан соң гына башланган.
- Киң таралган риваять буенча, каймаклы туңдырмага шоколадлы глазурь сибү балалар өчен тәмле яңалык булган.
- Беренче партиядә 25 мең эскимо җитештерелгән.
Исемнең килеп чыгышы
- «Эскимо» сүзе француз теленнән кергән.
- Ул балалар комбинезонын, эскимос костюмына охшаткан өчен кулланылган.
- Шоколадлы "комбинезон кигән" туңдырма да шуңа «эскимо» дип атала.
Туңдырма белән эскимо аермасы
- Һәр эскимо — туңдырма, ләкин һәр туңдырма — эскимо түгел.
- Россиядә ГОСТ таләпләре буенча эскимо бары тик таякта һәм шоколад глазурьлы гына була ала.
Бәйрәм кысаларында
Туңдырма яратучылар бу көнне үзләренә бәйрәм оештырып, тәмле эскимо белән күңел ачып була.