27 сентябрь - Тәрбиячеләр көне
Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен Рәхмәт сезгә!
Бакчабыз
Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Кичкә кадәр бу бакчада,
Эштә булгач әниләр,
Әниләр күк безне монда
Сөеп тәрбиялиләр.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Бакчабызда гөлләр үсә
Шау чәчәккә күмелеп,
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп.
Ал бизәкле, гөл бизәкле,
Матур безнең бакчабыз,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Анда күңел ачабыз.
Әнәс Кари