29 нчы апрель – Халыкара бию көне
Бүген, 29 апрельдә, Бөтендөнья бию көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1982 елдан бирле ЮНЕСКО карары буенча үткәрелә. Ул “заманча балет атасы” - француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (Jean-Georges Noverre) туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана. Бәйрәмнең төп максаты - биюнең барлык юнәлешләрен дә бердәм сәнгать төре буларак...
Бүген, 29 апрельдә, Бөтендөнья бию көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1982 елдан бирле ЮНЕСКО карары буенча үткәрелә. Ул “заманча балет атасы” - француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (Jean-Georges Noverre) туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана.
Бәйрәмнең төп максаты - биюнең барлык юнәлешләрен дә бердәм сәнгать төре буларак берләштерү. "Бию теле" бар халыкны да бер телдә сөйләштерә.