07 июня 2024 11:46
7 июнь - шоколадлы туңдырма көне.
Шоколадлы туңдырма 1692 елда барлыкка килгән.
Беренче булып итальяннар кайнар шоколадны туңдыра башлаган. Мондый туңдырма күптән барлыкка килсә дә, ул 19 нчы гасыр ахырларында гына популяр була башлый.
Шоколадлы туңдырма рецепты: 240 грамм каймак (30-40процентлы), куертылган сөт – 1/2 банка, ванилин – 1 грамм, 2-3 кисәк шоколад яисә 1-2 аш кашыгы какао порошогы. Барысын да миксерга салып болгатабыз. Килеп чыккан катнашманы савытларга салып, берничә сәгатькә морозильникка озатабыз. Туңдырма әзер!