7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне!
Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге...
Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Бәйрәмне 1948 елда билгели башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән.