Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 марта 2024 09:00

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.

Барлык әбиләрне, әниләрне, апаларны, кызларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Бу бәйрәмне чәчәкләргә күмелеп, шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын!

Бүләк

Сигезенче март бүген.
Безнең өйдә зур бәйрәм.
Әти чәчәк бүләк итте
Әниемә бер бәйләм.

Идәннәрне юды, аннан
Сулар сипте гөлләргә.
Бүгенге көн охшамаган
Бер дә башка көннәргә.

Әни миңа әкият сөйли,
Кулларында бәйләве.
Нигә көн дә булмый икән
Бу әниләр бәйрәме?!

Мин нәрсә бүләк иттемме?
Бик шәп бүләк ясадым:
Сөтемне дә эчеп куйдым,
Боткамны да ашадым.

Йолдыз