08 март 2026 15:01
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.
Елның иң назлы, якты һәм матур көне - 8 Март белән Сезне!
Әниләр бәйрәме
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакь булсын.
– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
Саҗидә Сөләйманова