Әби-бабайлар турында шигырьләр
Тиздән өлкәннәр көне. Якыннарыгызны котлар өчен алар турында шигырьләрне тупладык.
Әби белән Нәби
Карлар ера-ера
Әби суга бара.
Авыл коесына
Шактый ерак ара.
Йә сөртенеп ала,
Йә төртелеп кала;
Тормыш итүләре
Ялгыз кыен аңа.
Аның атлауларын
Күргәч бер көн Нәби,
Чиләкләрен алып,
Әйтте: «Яле, әби,
Җилтерәтеп кенә
Үзем илтеп куйыйм —
Әле көн бик озын,
Көтеп торыр уен».
Һәркөн, карлар ерып,
Суга бара Нәби.
«И тәүфыйклы җан», — дип,
Рәхмәт укый әби.
Әхмәт Рәшит
Өебезнең кояшы
Бәлки, минем әбине
Сез дә белә торгансыз?
Әбиемне “әби” диеп
Әйтүе дә уңайсыз.
Минем әби яшь әле
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, – диләр.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбием күк
Җылы, якты буласы?!
Фирая Зыятдинова
Әбине җәлләп кенә
Ерак түгел арабыз
Әбиләргә барабыз
Барабыз җәйләп кенә
Әбине җәлләп кенә
Машиналар ак кына
Утырам җайлап кына
Китәбез инде менә
Әбине җәлләп кенә
Җиләкләр пешкән чакта
Яңа бал төшкән чакта
Безнең килгәнне күреп
Әби чыга йөгереп
Бер елмая, бер көлә
Орчыктай бөтерелә
Әле катыгын китерә
Әле тавыгын куя
Тавык кына коткармагач
Соңгы сарыгын суя
Сарык ите тиз пешә
Бәлешкә дә килешә
Ашыйбыз тәмләп кенә
Әбине җәлләп кенә
Ит ашап, каймак эчеп
Түзәсең моңа ничек?
Түзәбез инде менә
Әбине җәлләп кенә
Үтә инде җәйләр дә
Китәбез әбиләрдән
Күңеле булсын өчен
Алабыз кайсы берсен
Каклаган казын, кагын
Чәчәген бавырсагын,
Балын, маен, тавыгын
Оекбашын, мамыгын
Алабыз инде менә
Әбине җәлләп кенә.
Резидә Вәлиева
Әбием килгән
Өйгә кайтсам, өй балкыган —
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим әле улымны!» — дип,
Әбием килгән!
Фирая Зыятдинова
Әби белән бабушка
Ике карчык гөрләшәләр тышта,
Берсе — әби, берсе — бабушка,
Берсе — оек, берсе чулок тоткан,
Икесе дә оста бик эшкә.
Дуслар да бик: пирог пешкән көнне
Әбине дә дәшә бабушка,
Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Дәшми калмый әби бәлешкә.
Белгән сүзен русча, белмәгәнен
Үз телендә әби сукалый,
Ә бабушка, аңлаган күк аны,
Башын селки, күзен кыскалый.
Әби көлсә, ул да көлгән була,
Белмәсә дә нигә көлгәнен,
Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай
Уздыралар бергә көннәрен.
Бари Рәхмәт