Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2024 16:43

Әбием киңәшләре

«Балачак сәхнәсе» бәйгесе өчен Максат: гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле , ихтирамлы булырга өйрәтү; халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту.

Алып баручы:

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Иң кадерле кешеләребез – дәү әниләребез, әбиләребез. Быел безнең Республика “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан без сезне үзебезнең бакчага “Әбием киңәшләре” дип исемләнгән чарага җыйдык.

Алып баручы:

Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз, “Әни” дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез.

Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. 

 

Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кояны.
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем, сабырлы.
Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме - әнкәй, әбекәй, хатын-кыз!

Алып баручы:

Кадерле дәү әниләребез, әбиләребез без сезне “балачак иленә” дәшәбез. Монда бергәләп уйнарбыз, җырларбыз. Ә хәзер сүзне балаларга бирик. Балалар рәхим итегез.

Балалар башкаруында җыр “Минем әбием”

Г. Латыйп сүзләре. А. Ключарев көе

1.Әбием күзлек кия,

Чәчләренә чал кунган.

Бер көн дә соңга калмый,

Иртүк тора йокыдан.

Кушымта

Әбекәй, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам, яратам,

Мин аны!

2.Минем әби энемне

Бәй-бәй итә, пәп итә.

Ул окыдан торганда,

Мәмие пешеп җитә

Кушымта

Алып баручы:

Кадерле әбиләр! Сез - тыйнак та, сөйкемле дә, Сез эшчән дә, түземле дә, Сез - иманлы да, дәрманлы да. Сез - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз.

Балалар яраткан дәү әниләре, әбиләре турында матур матур шигырьләр дә өйрәнделәр. Әйдәгез, тыңлап китик.

Беренче бала

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әбием.

Яхшылыкка, матурлыкка,

Үрнәк миңа әбием.

Икенче бала

Әбиемнең бәйрәменә

Куана шулай гөлләр.

Әбиләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Өченче бала

Мин дә котлыйм, әбекәй сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Дүртенче бала

Дөньяда  иң җылы әби –

Безнең әби, беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә

Яшәрбез әле, үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Бишенче бала

Өйгә кайтсам, өй балкыган-

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән

Үзем ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

“Күрим әле улымны!” – дип,

Әбием килгән!

Алып баручы:

Кадерле әбиләребез, дәү әниләребез сез үзегезнең оныкларыгызны нинди матур, ягымлы, “тәмле” сүзләр белән иркәлисез? Әйдәгез, әле искә төшереп китик.

(Сүз әбиләргә бирелә)

Алып баручы:

Киләсе тукталышыбыз уен. Әбиләребез белән бергәләп “Мәликә” уенын уйнарбыз.

(Бер әбине уртага, урындыкка утыртабыз, күзләрен бәйлибез. Ә балалар түгәрәк ясап җырлыйлар. Җыр тәмамлангач, әби каршына өч баланы чыгарабыз. Шул балалар арасыннан, күзләре бәйләнгән килеш, үз оныгын танырга тиеш була. Әгәр инде танымаса, әбигә җәза бирелә)

“Мәликә” уены

(балалар, түгәрәктә җырлыйлар)

Утыр, утыр, Мәликә

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа,

Әйтеп бире,тиз генә.

Алып баручы:

Яраткан әбиләребезгә, дәү әниләребезгә “Әбием” дигән җырны да бүләк итик әле балалар.

“Әбием”

М.М.Шаһиҗиһанова сүзләре, Т.В.Вафина көе

1.Әбием мине

Бигрәк ярата.

Бәйрәмдә миңа

Коймак ашата.

2.Әбиес минем

Шундый сөйкемле.

Бәйрәмең синең,

Узсын күңелле

Алып баручы:

Балалар, әбиләрегез, дәү әниләрегез тагын нинди тәмле ризыклар белән сыйлы сезне? Әйдәгез, исегезгә төшерегез әле. (Балаларның җаваплары)

Хөрмәтле кунакларыбыз бәйрәмебезнең соңгы тукталышына да килеп җиттек, ул “Бүләкләр” тукталышы. Балаларыбыз сезгә үзләренең ярату, күңел җылысын биреп, нәни куллары белән истәлекле бүләкләр ясадылар. Рәхим итеп кабул итегез.

Алтынчы бала

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куен кына

Алып баручы:

Бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Әдәпкә, тәртипкә, гореф – гадәтләр белән таныштыручылар, догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр – ул сез, безнең кадерлеләребез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья  иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Хөрмәтле кунакларыбыз сүз сезгә, балаларга әйтер теләкләрегезне җиткерә аласыз.

 

 

Казан шәһәре

Авиатөзелеш районының

78нче балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

Гарипова Ризәлә Рифгать кызы