Агачлар да авырый
Яз башлануга, Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.
– Әти, агач төбен нигә казыйсың?
– Агач төбен йомшартам, кызым, – ди әтисе.
– Нигә йомшартасың аны? – дип сорый Рәмилә.
– Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала.
Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава сулый алмыйлар.
– Агачлар да сулыймы?
– Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.
Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара.
Рәмилә:
– Әти, нигә кәҗәне куасың? – дип сорый.
Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә.
– Кимерсә ни була?
– Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала.
Аннан соң ул алма бирми башлый.
– Агач та авырыймы?
– Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.
– Бу алмагач та корыймы инде, әти? – дип сорый ул, еламсырап.
– Бәлки, корымас, – ди әтисе. – Без бу агачны дарулап, бәйләп куярбыз.
Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта башлаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана.
Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә.
– Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора, – ди ул.
Зәкәрия Әхмәров