Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 февраль 2026 11:07

Ай белән Кояш

(Татар халык әкияте)

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар. Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар: — Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр. — Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, дигән: — Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер яктан гына исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр. Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән. Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр: — Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, — дигәннәр. Ай белән Кояшның икесенә дә бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә дип карар чыгарганнар, ди. Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка: — Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, — дигән. Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди. Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кошкортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.