Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 ноября 2023 15:09

«Акыллы Уеннар»

Бүген «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан тормышка ашырылган уникаль белем бирү программасы – «Акыллы Уеннар» җыентыгына ия булган 100 балалар бакчасына сертификатлар таратылды!

Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыра.
«Әлеге уеннар уникаль һәм безнең илдә аның аналоглары юк. Бу проект - «Бала-Сити» белем бирү оешмасының авторлык эшләнмәсе. Ул 5 ел дәвамында балалар бакчаларында апробация узды. Барлык алынган тәҗрибә белем бирү учреждениеләре өчен этаплап язылган бердәм системага тупланган хезмәт бу»,- дип проект белән таныштырды Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» гинерель директоры Альбина Насырова.
«Акыллы Уеннар»ны без дә күреп кайттык, уйнап та карадык! Искитмәле кызыклы уеннар 4 яшьтән 10 яшькә кадәр тәкъдим ителгән. Алар гади генә кебек күренсәләр дә, «эшли башлагач» серенә төшенергә кирәклеген дә аңладык. Уен күнекмәләре барлыгы 7 төп блоктан тора: игътибарлылык, оештыру, танып белү, коммуникатив сөйләм, эмоциональ, моторика, ихтыяр көче. Әлеге уенның хәтта мобиль кушымтасы да бар. Әти-әни, тәрбияче, бала үзен теркәргә һәм уен барышын куеп барырга яки үзенең үсешен дә тикшерә ала.