Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 февраль 2026 12:16

Әлифба бәйрәме: белемгә юл монда башлана!

Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, зур бәйрәм булды, 1а класс укучыларының иң яраткан китабы Әлифба  белән саубуллашу. Әлифба белем юлының иң башы, якты йолдызы, ул тел ачкычы, беренче баскычы. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Укучылар әлифбаны бик яхшы үзләштерде, хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әммә алар,  тырышып белем алды: укырга, язарга, өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Бәйрәмдә, балалар осталыкларын күрсәтте, сәнгатле итеп шигырьләр сөйләде, җырладылар. Әти-әниләренә, балалар, үз куллары белән эшләгән  открыткаларын тапшырдылар.

Балалар, белем серенә өйрәрүте укытучы апаларына һәм укуда аларга ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәтләрен белдерде! Әлифбага, алмашка, Туган тел китабы килә, сезгә күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтер акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Кадерле укучылар, иң беренче җиңүегез, Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм! Сезгә белем үрләрен яулаганда, яңадан-яңа үрләр яуларга, куп тырышлыклар телим!

Альбина Борханова, Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.