02 ноябрь 2026 16:12
«Алтын чәчле көз» шигыре
Автор - Маргарита Ивенсен.
Алтын чәчле көз
Әй көз, алтын чәчле көз,
Әкияттән килгәнсең.
Гәрәбәдәй бизәкле
Матур кием кигәнсең!
Иркен сулап йөрисең
Урман, үзән буенда.
Ипи-тоз, миләш алып,
Килдек синең туеңа.
Ленар Шаех тәрҗемәсе
Фәридә Ризаева рәсеме