Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 октября 2023 13:11

Алтын көздә кунакта

Арча районы Мөндеш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында «Алтын көздә кунакта» исеме астында көз бәйрәме узды. Балалар саф татар телендә шигырьләр сөйләп, гөмбәләр, җәнлекләр, алтын сары ярфаклар булып биеп, көзгә багышланган җырлар җырладылар. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, бу юлы кунакка Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары тамашачы буларак чакырылган иде.

Әйтергә кирәк, безнең балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлык менә инде ничә еллар буена уңышлы гына эшләп килә. Уртак проектлар төзелә, мәктәп тормышы белән танышу, укуга карата мәхәббәт, кызыксыну уяту – безнең төп бурычыбыз булып тора. Без һәрвакыт яңалыкка омтылып яшибез. Бу бәйрәмдә дә тәрбиячеләрнең яңа сәләтләре ачылды. Музыка җитәкчесе Хөсәенова Гөлшат Фердинант кызы яңа һөнәр үзләштерде – Айболит роленә керде, тәрбияче Хөсәенова Рәзинә Равил кызының исә җыр- моңга сәләте көчле икәне ачыкланды.

Шулай ук «Көзге могҗиза» исемле кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалып, балаларга дипломнар тапшырылды. Барлык кул эшләнмәләренең чын күңелдән ясалганы күренеп тора. Әни-әтиләргә зур рәхмәт!

Бәйрәм азагында Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Рәхмәтуллина Алсу Рәис кызы сүз алды: «Кадерле балалар, хөрмәтле Мөндеш балалар бакчасы коллективы! Шушындый эчтәлекле, матур бәйрәмгә безне дә чакырганыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Безнең укучылар – сездә тәрбияләнгән балалар. Барысы да чын татар егетләре һәм кызлары. Балалар бакчасы белән мәктәп арасындагы дәвамчанлык беркайчан да тукталмасын иде. Алга таба да шулай дус-тату булып, бергә-бергә эшләргә язсын. Афәрин, «Кояшкай»лар!».

Мөндеш балалар бакчасының музыка җитәкчесе Хөсәенова Гөлшат Фердинант кызы.