Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 мая 2024 11:08

Әни ничек түзгәндер...

Явыз сугыш аркасында әтисез үстек. 24 яшьтә тол калган әни берүзе ике баланы күтәрде.

Дәвамы.

Сугыш авырлыклары әле бүген дә күз алдында: запасларыбыз юк, ягарга утын юк, ашарга ризык юк. Әниләр өйне җылытыр өчен ике чакрым урманга җәяү менеп, иң башларына куак утыны күтәреп төшәләр иде. Ачлык үзәккә үтте. Яз көне уҗым өстеннән черек бәрәңге җыеп, әни шуны умач итеп уып, күмәч пешереп ашата иде. Бәрәңге яфрагын, сабагын турап, аш пешердек. Бер елны шулай бакчадагы бәрәңгенең сабагын ашап, бер кишәрлекне бетергәнбез.
Әни ничек түзгәндер... Армый-талмый көне-төне эшләде. Эшкә батыр, яшь, сәламәт иде. Бөтен авырлыкларга чыдады, сер бирмәде. Фермада да сыерлар, атлар карады. Бер эш көненә – бер «таяк» сызып, капчык төбендә 200 гр он биреп кайтаралар иде. Әни бик азапланды. Чиләккә тере тавык салып, көянтә белән Казанга 45 чакрым җәяү барып, сата иде. Саткан акчага ипи алып кайтканын хәтерлим.

Дәвамы бар.

#МойГеройМояСемья  #БессмертныйПолк  #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024