Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 мая 2024 09:06

Әни ничек түзгәндер...

Бер-бер артлы 5 бала таптым: 20 яшемдә Бәрияне, аннан ике елдан соң Дания туды, 1961 дә − Зиннур, аннан Нияз улым һәм 1972 елда Гөлназ дөньяга килде.

Ул вакытта бала тапканнан соң 2 айдан колхоз эшенә чыга идек. Сабыйлар әбиләре белән тастыр суырып калды. Үсә төшкәч, бер-берсен карап торды.
Балалар үсеп, Казанда югары белем алды. Үз гаиләләрен корып, көн күрәләр. Җәй көне аларның балаларын − оныклар караштык. Хәзер инде алар да әти-әниләр. Ә үзем дәү әни генә түгел, карт әби дә. Байлыгым зур: 10 оныгым һәм 10 оныкчыгым бар.
Кышларын Казанда кадер-хөрмәттә, балаларым тәрбиясендә уздырам. Май ае җитүгә, күңелем өемә, бабаем, Нияз улым җирләнгән Бикнаратка тарта...
Дөньялар тыныч булсын! Ходай ярдәменнән ташламасын!