Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 ноября 2024 11:06

Әниләр көненә шигырьләр

Тиздән әниләр көне. Һәркем бу бәйрәмгә якын кешесенә бүләк әзерли. Син дә матур шигырь өйрәнеп куеп, әниеңне сөедерергә ашык.

Минем әни иң әйбәт

Кемнең әнисе иң әйбәт? 
Минем әни, әлбәттә. 
Өйрәтә әни безне дә 
Әйбәт, матур гадәткә.
Үзе бөтен эшкә оста,      
Безне өйрәтә җайлап.      
Мактый, күңелне күтәрә,      
Иң кирәк сүзләр сайлап.
Иң чибәр әни минеке, 
Толымнарын карачы. 
Кояш кебек, нурлар сибә 
Ягымлы күз карашы.
Вәсимә Хәйруллина

Әнием

Әнием минем матур, 
күзләре якты, көләч. 
Шундый күңелле була, 
ул өйгә кайтып кергәч. 
Мин елышам әнигә, 
әни миңа елыша.  
Битләре аның кайнар,      
ә куллары йоп-йомшак.     
Конфет та кирәк түгел,    
кирәк түгел курчак та,       
чөнки мин әниемне      
алдым инде кочаклап.     
Ренат Харис

Бүләк


Нәни кыз Гөлчәчәк
Салкын кыш көнендә
Нәни кыз Гөлчәчәк
Тәрәзә төбендә.
Су сибә аларга
Һәр иртә һәм кичен,
Беләмсез ул шулай
Тырыша ни өчен?
Тиздән бит әниләр 
Бәйрәме җитәчәк, 
Шул көнгә зур бүләк 
Әзерли Гөлчәчәк.        
Данис Хәбибуллин