Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 октябрь 2026 16:21

Әниләр турында шигырьләр

2026 елның 29 ноябрендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә. Бәйрәмгә әзерләнеп, шигырьләр өйрәник.

Бүген әниләр бәйрәме

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый, -

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Резеда Вәлиева

 

 

Әнием

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

 

Мин елышам әнигә,

әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

 

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Ренат Харис

 

Минем әни иң әйбәт

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

 

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

 

Иң чибәр әни минеке,

Толымнарын карачы.

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

Вәсимә Хәйруллина