«Апуш» студиясе: Мәскәүдән җиңү белән!
9-12 ноябрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәү шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театраль фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Шулай ук студия «Иң яхшы режиссер эше» номинацияcендә җиңү яулады һәм «Милли мәдәни традицияләрне саклаган һәм татар театр сәнгатен үстергән өчен» аерым диплом белән бүләкләнде.
«Көндәлек» спектаклен сәхнәгә куючы режиссер, сәнгать җитәкчесе – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. «Көндәлек» пьесасы Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге биографик драма Җиңүнең 80 еллыгына һәм сугышны кичкән әби-бабайларыбызга багышлана.