09 апреля 2025 13:56            
            
                
            
            
            
            
            
            
            
            
        
                            «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә тәүге премьера!
8 апрель көнне «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте.
Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды.