Ашыгыч ярдәм
Айдар кошларны ярата.
Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга бер дә онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык, чебеш, каз, үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишегалдында тагын ике ят кош күрде ул. «Әтием күркәләр алып кайтам дигән иде, шушылардыр инде», — дип уйлады. Аның моңа кадәр бер дә күркә күргәне юк иде. «Тик берсенең муены чабырган икән. Ашыгыч ярдәм кирәк», — дип, өйгә кереп китте. Өйдән көнбагыш мае һәм марля алып чыкты. «Хәзер дәвалыйбыз. Май белән сөртәбез дә марля белән бәйләп куябыз», — дип сөйләнде Айдар үз-үзенә. Әмма күркәләр аңа тоттырырга уйламадылар да. Айдарның килүен муеннарын сузып карап тордылар да, малай якынаюга, эре-эре атлап китеп бардылар. Ә теге чабырган кызыл муенлысы, кабарынып, «голдыр-голдыр» дип ачуланып, Айдарның кулын тешләп алды. Айдар кулына көнбагыш мае сөртте. Аннан аңа марля урады. Күркә көлә иде.
Заһирә Гомәрова