Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2024 14:24

Әтәч ни өчен өч вакыт кычкыра?

(Әкият) Борын-борын заманда Әтәчнең йон-каурыйлары бик тә зиннәтле, салават күпере кебек гүзәл булган.

Аңа карап, һәммәсенең күзе янган. Ә Тавис кош ул чакта гади генә киенеп йөргән. Мактанчык Әтәч аннан көлгән. Шуннан Тавис бер хәйлә уйлаган һәм Әтәч янына юл алган. Тавис Әтәчкә әйткән: «И генерал әфәнде, и гүзәл Әтәчкәй, ярдәм сорап килдем сиңа. Өйләнергә исәбем бар, киемеңне биреп торчы миңа. Әгәр анда озаграк торсам, таң атуга, мине чакырырсың. Тавышың бик көчле һәм матур. «Китереп бир!» – дип кычкырырсың. Иртә белән кайтмасам, өйлә җиткәч кычкырырсың, өйлә җиткәч күренмәсәм, кич җиткәчтен кычкырырсың».
Тавис тәмле теле белән юмалап сораган. Әтәч киемнәрен салып биргән, каршы килә алмаган. Иртәгесен Әтәч читән өстенә очып кунган һәм: «Китереп бир! Китереп бир!» – дип кычкырган. Тавис китермәгән, күрәсең, ычкынган. Төш вакытында тагын кычкырган Әтәч, ә Тавис күренмәгән. Кич җиткәч тә кычкырган. Тавис юк та юк икән. Шуннан бирле Әтәч көн саен Тависка: «Китереп бир!» – дип кычкыра. Тавис килми дә килми.