08 марта 2025 08:21
Әти белән бергәләп
Хөрмәтле әбиләр, дәү әниләр, әниләр, апалар, кызлар! Сезне язның беренче һәм иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз! Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй,
Бөтен нәрсә пакь булсын.
— Бәйрәм бүген, бәйрәм! — диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнне
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
Зәкия Туфайлова