Әтиләр көненә шигырьләр
18 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләнеп үтә. Кадерле кешеләрне сөендереп, шигырьләр өйрәник!
Әтиле булу кирәк
«Әти» дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен
Әтиле булу кирәк!
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу – терәк.
Әтиле малай-кызларның
Һәрвакыт көчле беләк!
Һәрвакыт көчле беләк,
Әтиле булу – бүләк.
Дус-ишләрең арасында
Бу – мин! – дип, тибә йөрәк!
Бу – мин! – дип, тибә йөрәк,
Бездә Һаман бер теләк:
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу кирәк!
Эльмира Шәрифуллина
Әти кайтыр эштән
Һәммәсе дә әзер:
Чәй кайнаган күптән,
Мичтә бәлеш пешкән.
Тик әтинең кайтып
Җитәсе бар эштән.
Тынлык. Сәгать кенә
Тек-тек килә өйдә.
Барыбыз да көтә:
Әни, мин, кечкенә
Миләүшә бишектә.
Кайтып керер әти,
Әниемне үбәр,
Мине күккә чөяр.
Бишегеннән алып,
Миләүшәне сөяр.
Идән юганымны,
Су китергәнемне
Әни аңа сөйләр.
И сөенер әти,
Улым уңган, дияр!
Сагынып, зарыгып
Барыбыздан битәр
Әтине мин көтәм:
Ул кайтудан да зур
Шатлык бармы икән,
Бу дөньяда бүтән?..
Ямаш Игәнәй
Мин кем малае?
Мин – әтиемнең малае,
Ике кулымда һөнәр.
Балтасы да, пычкысы да
Минем кулыма күнәр.
Мин – әниемнең малае,
Оялчан да, юаш та,
Минем өчен савыт-саба
Юылып куйсын башта.
Мин – дәү әнием малае,
Камыр басарга ярыйм.
Кич белән көтү каршылыйм,
Көндез бәбиләр карыйм.
Мин – дәү әтием малае,
Акыллы да, тыйнак та.
Сүзләрем сибелеп ятмый, –
Тырыш та мин, җыйнак та…
Нык тамырлы нәселемнең
Бик күп уңай яклары!.. –
Миндә яши милләтемнең
Иң асыл сыйфатлары!
Ленар Шәех
Әти йорт төзи
Минем әти – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде ул йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм.
Әхмәт Ерикәй
Минем әти бакчачы
Минем әти бакчачы,
Җиләк-җимеш үстерә.
Көньяк үсемлекләрен
Ул бу якка күчерә.
Мин дә әти янында
Еш буламын бакчада:
Кырау төшмәсен, диеп,
Чәчәкле агачларга.
Кичен төтен салабыз
Куакларның төбенә.
Ап-ак кардай чәчәкләр
Ак төтенгә күмелә.
–Тырыш бул, син, – ди әти,
Бакча сөя тырышны.
Шунсыз һич тә бакчадан
Алып булмый уңышны.
Әти бәйрәме көнне
Әти бәйрәме көнне
Без пешердек пилмән.
«Шундый тәмле булган –
Бөтен җире килгән».
(Бусын әти әйтте.)
«Челтәр-челтәр читләгән –
Камыры тишелмәгән,
Пилмән пешерүченең
Көче бушка китмәгән».
(Бусын әби әйтте.)
«Кызым да бит булышты:
Борычлашты, тозлашты,
Сарымсагын, суганын
Кирәк кадәр салышты».
(Бусын әни әйтте.)
«Әнием камыр җәйде,
Итен турап чыгарды,
Әнием тырышмаса,
Шулай матур чыгармы?»
(Бусын мин әйттем.)
Бикә Рәхимова