07 сентября 2024 11:02
Атна
Бер-ике, бер-ике, Өч, дүрт, биш, алты, җиде.
Дүшәмбе һәм сишәмбе,
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,
Аннары килә җомга —
Без йөрибез бакчага.
Шимбә һәм якшәмбедә
Бар да булабыз өйдә.
Әни бәлеш пешерә,
Канәгать бар кеше дә!
Рафис Корбан