Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 октября 2024 16:13

Аулак өй

Сәрия Закирова оештырган»Аулак өй-көрәш»бәйгесе бүген Казан шәһәренең «Татар телендә тәрбия һәм белем бируче катнаш төрдәге 247 нче балалар бакчасы»нда узды.

Жюри члены буларак, тәрбиячеләрнең үзара матур,төзек сөйләмнәренә игътибар итмичә мөмкин түгел. Шулкадәр жылы, ачык йөз белән каршы алулары аеруча куңелгә хуш килде. Димәк, Туган телебез яшиячәк, дигән уй йөгереп үтте. Проектның төп максаты да, балаларыбызга татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәтү, Туган телебезгә мәхәббәт уяту, шулай ук балалар әдәбиятын уку тора. Бәйгедә катнашучы сабыйлар әти -әниләре, тәрбияче апалары белән ныклап әзерләнгәннәр. Безнең тормыш -көтелмәгән вакыйгаларга бик бай. Кичә, менә нәкь шундый хәл була. Бала авырып китү сәбәпле, әзерләнгән төркем чарада катнашмады.. Ләкин балалар урынына тәрбиячеләрдән торган төркем оештырганнар. Әлеге адым, тәрбиячеләрнең никадәр кыю, үз эшләренең остасы булуларын дәлилли.. Балалар "Көз" темасына бик күп шигырьләр, жырлар, табышмаклар өйрәнгәннәр. Аларның оста итеп башкаруларын тыңлау, күңелемдә татар милләте өчен горурлык хисләре уятты. Бу - тәрбияче һәм әти-әниләрнең зур хезмәте! Бакча мөдире Римма Эльбрусовнага һәм әлеге матур чарада катнашкан барлык тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен житкерәсем килә. Үз эшен яратып һәм намуслы итеп башкарган бөек шәхесләр булганда "Аулак өй-көрәш" проекты дәвамлы булыр, диеп ышанып калам.

 

Галерея